Мамадыш РҮХ психологы Шаһивәлиева Гөлнара Камил кызы Мамадыш политехник көллиятендә студентлар өчен репродуктив сәламәтлек һәм бәхетле ана булу турында сөйләде. Дәрестә 28 кыз катнашты.
Дәрес вакытында психолог тыңлаучыларның игътибарын сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлегенә юнәлтте, чөнки алкоголь куллану, тәмәке тарту хатын-кыз җенси күзәнәкләренә тәэсир итә, нәтиҗәдә хромосомалар мутациясенә китерергә мөмкин.
Психолог йөклелекне өзү кысырлыкка китерергә мөмкин, шуңа күрә репродуктив сәламәтлеккә һәм тулаем сәламәтлеккә җаваплы карарга кирәк, чөнки булачак балаларның сәламәтлеге шуңа бәйле, диде.
Гөлнара Камиловна шулай ук җенси кагылгысызлыкны саклау кагыйдәләре турында сөйләде һәм кызларга аларның хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында хәбәр итте.