9 мартта Татарстанда социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк.
Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан оештырылды.
Түләүсез юридик консультация 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча күрсәтеләчәк: Казан шәһ., К. Маркс ур., 61, 3 кат