Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының 8 март белән котлавы

2023 елның 8 марты, чәршәмбе

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның төп бәйрәме — 8 Март белән чын күңелдән котлыйм!

Өй учагын саклаучылар, сез бар дөньяга ямь бирүче, җылылык һәм мәхәббәт тудыручы гына түгел, ә безне, ир-атларны, яңа казанышларга да рухландыручы!

Безнең сәламәтлек саклау системасында бик күп гүзәл затлар эшли, һәм күп яктан нәкъ менә сезгә без ил һәм республика җитәкчелеге алдына куйган масштаблы бурычларны уңышлы тормышка ашыру белән бурычлы. Сезнең җаваплылыгыгыз һәм профессиональлегегез, башка кешене ишетә һәм аңлый белү сәләтегез аркасында Татарстан медицинасы үсә һәм пациентлар арасында ышанычлар мөнәсәбәтләр урнаша. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Сезгә һәрвакыт шундый ук матур хезмәттәшләр, хатын, әни һәм әби булып калырга телим, сезнең барлык теләкләрегез тормышка ашсын, ә үзгәрешләр һәрвакыт яхшы якка булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек!

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International