Саба үзәк район хастаханәсендә универсаль ультраратавыш визуализациясе системасы ярдәмендә 3672 тикшеренү үткәрелгән. Эшкә кертелгәннән бирле 2978 пациент тикшерелгән. Яңа стационар УЗИ аппараты Саба медицина учреждениесенә 2022 ел ахырында «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча килде.