33 тикшеренү Лаеш үзәк район хастаханәсендә күчмә рентген аппараты ярдәмендә үткәрелгән. Җиһазлар узган ел ахырында «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча килде.
Аппаратның өстенлеге аның мобильлегендә. Стационар табиблары җиһазларның уңайлылыгын югары бәялиләр. Аппарат аларга авыр һәм аз хәрәкәтләнүче авыруларның торышын бәяләргә мөмкинлек бирә. Бу өстенлекне пациентлар да, аларның туганнары да бәяләгән.