Министр Марсель Миңнуллин Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә булды

2023 елның 10 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Чаллы шәһәренә эш визиты белән килде. Ул йогышлы авырулар хастаханәсе капиталь ремонты барышы белән танышты, ремонтланган бүлекләрдә булды.

«Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсе - Татарстан Республикасында иң зурларыннан берсе. Безгә халыкка сыйфатлы һәм квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү мөһим», - диде «Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССУ баш табибы Ришат Таһир улы Ногманов.

Ахырда делегация «Г» блогын ремонтлау белән танышты. Хастаханәне алга таба үстерү буенча планнар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International