Марсель Миңнуллин Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев озатуында күп профильле стационар эше белән танышты, реанимация, офтальмология, урология, гинекология бүлекләрендә булды.
5нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы Зөфәр Насретдинов стационар эше турында җентекләп сөйләде. Стационарда елына 24 мең кеше ярдәм ала, аларның 16 проценты чит шәһәр кешеләре.
Хастаханәнең диагностика хезмәте 2022 елда 3 миллионга якын тикшеренү үткәргән. Шулай ук медицина учреждениесен үстерү планнары һәм перспективалары турында да фикер алыштылар.