Югары Ослан районында паллиатив ярдәм кабинеты ачылды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

10 мартта Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә паллиатив медицина ярдәме кабинеты ачылды.

Анжела Вавилова фонды ярдәме белән, тулысынча җиһазландырылган паллиатив ярдәм кабинеты үз эшен башлаган. Пациентларны кабинет шартларында кабул итүдән тыш, күчмә эш тә оештырылачак. Паллиатив ярдәмгә мохтаҗ авырулар реестры төзелгән һәм медицина персоналын укыту үткәрелгән.

Тантаналы ачылышта Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Галимҗан улы Зиатдинов, Анжела Вавилова исемендәге фондка нигез салучы һәм идарә рәисе Владимир Владимирович Вавилов һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча баш белгече Илсур Василович Шәймәрданов катнашты.

Районда Анжела Вавилова фонды инициативасы һәм ярдәме белән 9 нчы паллиатив ярдәм кабинеты ачылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International