Менделеевск үзәк район хастаханәсенең 2549 пациенты яңа җиһазлар ярдәме белән тикшерелгән

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Рентгенография өчен стационар рентген аппараты Менделеевск үзәк район хастаханәсенә узган ел ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында килгән.

Районда яшәүче ике мең ярымнан артык кеше тикшерү узган. Бүлек мөдире табиб-рентгенолог Бахматов Александр Анатольевич сөйләвенчә, рентген аппараты цифрлы аз дозалы, шуңа күрә пациентлар минималь рентген нурланыш ала.

Сурәтләрне цифрлы рәвештә, кәгазьдә, пленкада һәм CD дискта ясарга мөмкин.

Сурәтләр радиология DATA - үзәккә (RDC)җибәрелә

Үзәк район хастаханәсе өчен әлеге аппаратны сатып алу халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртты, функциональ диагностика дәрәҗәсен күтәрде, бу диагноз кую тизлегенә дә уңай йогынты ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International