2022 елның сентябрендә Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең Нурлат участок хастаханәсендә «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча «РЕНЕКС-РЦ» рентген-диагностика комплексы урнаштырылган.
Узган вакыт эчендә йөзләгән авыл кешесе тикшерү узган, белгечләр 1301 рентген снимокларын төшергән.
Шулай ук милли проект буенча яшел Үзән районы медицина учреждениеләренә флюорограф һәм маммограф килгән. Барлык яңа диагностик җиһазлар Россиядә җитештерелгән.