Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсеннән мобиль комплекс белгечләре бер атна эчендә 229 кешене карады. Киләсе этапка Казанга 27 кеше сайлап алынды.
Бер пациент ашыгыч рәвештә коронарографиягә җибәрелгән.
Мобиль комплекс Олы Шәмәк авылында 17 мартка кадәр эшлиячәк, 20 марттан 24 мартка кадәр интернат йортында торучылар каралачак, 27 марттан Олы Тархан авылында эшен дәвам итәчәк.
Мобиль комплекс белгечләре бригадасы составында медицина регистраторы, табиб-невролог, табиб-кардиолог, табиб-офтальмолог, табиб-уролог, табиб-невролог, кан тамырлары хирургы бар.
Олы Шәмәк табиб амбулаториясенә гомуми практика табибына мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин. Телефон : 5 -66-32 , шулай ук ФАП фельдшерлары да яздыра.
Халыкны комплекслы диспансерлаштыру, мобиль комплекс йөрүе «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты буенча башкарыла.