Питрәч районының Кәвәл авылында ФАП ачылды. Ачылу тантанасында ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин, Питрәч районы башлыгы Илһам Миңнехан улы Кашапов, Питрәч РҮХ баш табибы Марат Хаҗиб улы Вәлиев, җирле халык катнашты.
Кәвәл фельдшер-акушерлык пункты модульле технология буенча, «Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитар ярдәмне үстерү» республика программасы буенча төзелгән. Бүгенге көндә 13 районда шундый фельдшер-акушерлык пунктлары бар.