Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү нәтиҗәсендә авыл җирлегендә оператив рәвештә медицина ярдәме күрсәтелә.
Кама Тамагында компьютер томографы файдалануга тапшырылганнан бирле 70тән артык пациент тикшеренүләре үткәрелгән.
Заманча диагностик җиһазлар үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 2022 ел ахырында урнаштырылган, ул "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында сатып алынган.