Чистай РҮХнең 2нче шәһәр хастаханәсе поликлиникасында яңа компьютер томографында 600дән артык кеше тикшеренү узган

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Медицина учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа КТ-аппарат 2022 елның ноябрендә Чистай үзәк район хастаханәсенең 2нче шәһәр хастаханәсе поликлиникасы базасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча урнаштырылган. Бу чорда 626 кеше РКТ ысулы белән тикшеренү узган.

Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы буенча сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International