Урыссу үзәк район хастаханәсендә хатын кызлар өчен диспансерлаштыру узу тулы мәгънәгә ия булды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Урыссу үзәк район хастаханәсенә 2022 ел ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында 10 миллион сумнан артык бәяле диагностик рентген маммографиясе аппараты керде.

- Ел башыннан йөздән артык хатын-кыз сөт бизләрен тикшерде, шуларның кырыкка якыны диспансерлаштыру кысаларында. Ачыкланган патологияле пациентларга өстәмә тикшерү билгеләнгән, - дип хәбәр итте поликлиника мөдире, табиб-онколог Азат Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International