Васильево бистәсендә яшәүче 1615 кеше яңа аппаратта флюорография узган

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең Васильево район хастаханәсендә яңа флюорографта 1615 пациент тикшерү узган. Җиһазлар 2022 ел ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча килгән.

- Флюорографтан тыш, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча без «Маммо-РПц» маммографик аппаратын һәм «РЕНЕКС-РЦ» цифрлы рентген комплексын алдык, - дип төгәлләде Васильево хастаханәсенең рентгенология бүлеге мөдире Ольга Андрамонова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International