Татарстан медицина хезмәткәрләре ана һәм балаларны яклауга, гаиләгә ярдәм итүгә багышланган конкурста катнашырга чакырыла

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

2023 елның 30 апреленә кадәр «Святость материнства – 2023» Халыкара конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Бәйге Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Андрей Первозванный фонды үткәрә.

Конкурста катнашу өчен дәүләт һәм муниципаль медицина оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар чакырыла.

Конкурс ана һәм балаларны яклауга, гаиләгә ярдәм итүгә, тууны арттыруга һәм абортларны профилактикалауга юнәлдерелгән. Конкурс сигезенче ел рәттән үткәрелә.

Конкурсны үткәрү турында мәгълүмат Андрей Первозванный фонды сайтында урнаштырылган.

Гаризаларны кабул итү һәм эшкәртү конкурс сайтында узачак https://conkurs-cm.fap.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International