Алабуга район үзәк хастаханәсендә ике гыйбадәт бүлмәсе ачылды: православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен. Кичә гыйбадәт кылу бүлмәләре ачу тантанасы булды. Ике бүлмә дә ремонтланган, җылытыла.
Болар барысы да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасында өч яклы килешү кысаларында оештырылды.