Татарстанның наркология хезмәте 2022 ел эшенә йомгак ясады

2023 елның 17 марты, җомга

ТР ССМ Республика клиник наркология диспансеры узган ел нәтиҗәләре турында хисап тотты. Медицина советы ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин рәислегендә узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Росздравнадзорның ТР буенча җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы Вадим Костюнин, Республика медицина учреждениеләренең баш табиблары һәм диспансер хезмәткәрләре катнашты.

2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында төп доклад белән ТР ССМ РКНД баш табибы Ренат Уткелбаев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ковидка кадәр 2019 ел белән чагыштырганда психик тайпылышлар һәм алкоголь куллану белән бәйле тәртип бозылулары белән беренчел авыру күрсәткечләре аз гына арткан, наркотиклар ягыннан 8,8% ка кимү күзәтелә. Алкоголь психозлары белән беренчел авыручылар саны 7 проценттан артыкка кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International