Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсенең баш табибы Марс Мостафин Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру комиссиясе утырышында катнашты.
Марс Мостафин белән бергә очрашуда кадрлар бүлеге башлыгы Людмила Зотова да катнашты. Утырышка Түбән Кама һәм Зәй районнарыннан КДМУга укырга килгән егетләр-кызлар чакырылды. Студентларга Түбән Камада эшләүнең өстенлеге һәм Кама шәһәренә эшкә килүчеләргә тәкъдим ителә торган социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә:
* (8555) 24-33-35, 24-32-22 кадрлар бүлеге
Сез үз резюмегызны адреска җибәрә аласыз:
E-mail: ok-irina@ncrmb.su
E-mail: otdelkadrov@ncrmb.su