Сәламәтлекне саклагыз, флюорографияне даими рәвештә узыгыз

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планета халкының өчтән бер өлеше туберкулез микобактериясе белән зарарланган. Дөньяда ел саен 10 миллионнан артык кеше туберкулез белән авырый, шуларның 1 миллионнан артыгы – балалар.

Туберкулез - туберкулез микобактерияләре китереп чыгарган һәм төрле органнарны һәм системаларны, әмма ешрак сулыш органнарын зарарландырган хроник йогышлы авыру.

Туберкулез кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән тарала. Йөткерү, төчкерү вакытында үпкә туберкулезы белән авыручы кешеләр һавага микобактерияләр бүлеп чыгаралар, алар 16 метр радиуста тарала һәм 23 квадрат метр мәйданны зарарлый ала.

Флюорография тикшерүләр үткәрү контрольнең иң нәтиҗәле ысулы булып тора, чөнки сулыш органнары туберкулезының чикләнгән формаларын иртә һәм вакытында ачыклау һәм аларны нәтиҗәле дәвалау халык арасында инфекция резервуарын кыскартуның төп факторлары булып тора.

Флюорографияне даими рәвештә узу кешенең сәламәт булуына гарантия бирә, ә тикшерү һәм нәтиҗәләр алу өчен егерме минут китә.

Үз сәламәтлегенә игътибарлы мөнәсәбәт, профилактик флюорография тикшеренүләрне вакытында узу, туберкулезга хас симптомнар барлыкка килгәч, табибка вакытында мөрәҗәгать итү авыруның авыр формаларын булдырмаска ярдәм итәчәк.

Хөрмәтле түбәнкамалылар, туберкулез, онкология һәм башка  авыруларны иртә ачыклау максатыннан, флюорография үтәргә онытмагыз!

Флюорография кабинетлары Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең барлык поликлиникаларында урнашкан. Тикшерү узар өчен, яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International