Беренчел звеноны модернизацияләү: авыл медпунктлары «Татарстан Республикасының бердәм кардиологы» системасына тоташтырылган

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

«Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2022 елда Лаеш үзәк район хастаханәсенә «Татарстан Республикасының бердәм кардиологы» системасына тоташтырылган 36 ЭКГ-аппарат килгән. Алар барысы да Лаеш районының фельдшер-акушерлык пунктларына куелган. Хәзерге вакытта 100 дән артык тикшеренү үткәрелгән. Төп өстенлеге шунда ки, ФАП фельдшеры  теләсә кайсы урында ЭКГ төшерә ала. Терапевт катнашында пациентның хәлен тиз билгели ала. ФАП фельдшерлары әлеге җиһазларның уңайлылыгын һәм мобильлеген, ә пациентлар (бигрәк тә өлкәннәр) нәтиҗәләрне урыннарда үзәк район хастаханәсенә бармыйча алу мөмкинлеген бәяләде.

Шулай ук Лаеш үзәк район хастаханәсенә ФАПлар өчен 20 данә нурландыручы, вакцина өчен 2 суыткыч һәм ике туңдыргыч камера килгән.

2022 елда «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасының 1181 ФАПы «Татарстан Республикасының бердәм кардиологы» системасына тоташтырылган ЭКГ-аппаратлар белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International