Доктор юбилее

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен Түбән Кама район үзәк күп профилҗле хастаханәнең терапия бүлеге мөдире, югары квалификацияле категорияле табиб-эндокринолог, ТР атказанган табибы Светлана Особливая билгеләп үтә.

Медицинада Светлана Борисовна 18 яшеннән. Ул санитаркадан алып бүлек мөдире дәрәҗәсенә кадәр һөнәри үсешнең барлык баскычларын үтә. Академик И.П. Павлов исемендәге Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университетын тәмамлый.

32 ел табиб Түбән Камада яши һәм эшли. Һәм инде 12 ел Светлана Борисовна терапия бүлеген җитәкли. Монда эшләү җиңел түгел, чөнки еш кына пациентлар бирегә авыр диагностикалана торган авырулар белән киләләр, аларны тәҗрибәле белгечләр генә таный ала. Светлана Особливая командасында 7 табиб эшли, аларның күбесе өчен ул остаз булып тора.

Хастаханә коллективы Светлана Борисовнаны юбилей датасы белән чын күңелдән котлый. Сезгә ныклы сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International