Ураза вакытында дөрес туклану турында

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Мөселманнарда изге Рамазан ае башланды! Бүген - уразаның беренче көне.

Рамазан аенда уразада туклану тәртибе турында без Тәтеш РҮХнең ашыгыч ярдәм фельдшеры Руслан Сәфәров белән сөйләштек.

Кич авыз ачканда нинди ризыклардан башларга ?

Медицина күзлегеннән караганда, кичке ашны хөрмә җимешеннән һәм бераз су эчүдән башларга дөрес,  аннары дога кыласың, намаз укыйсың. Шуннан соң төп ризыкны кабул итәргә була. Хөрмә канны глюкоза белән баета, организм ашауга әзерләнә, кирәкле рефлексларны активлаштыра, ачлык хисләрен баса, бу артык ашауга киртә куя. Моның өчен 10-20 минут кирәк. Дога кылу өчен нәкъ менә шул вакыт кирәк. Әгәр дә хөрмә булмаса, су эчеп башлагыз.

Төп ашау вакытында бик кыздырылган һәм майлы ризыклар, кибет ярымфабрикатлары, камыр ризыкларын ашамау мөһим.

Иң яхшы яшелчәләр белән томалап пешерелгән ит,  яшелчәләрдән салатлар, традицион шулпалар (токмач, шурпа, борщ), пешкән тавык һәм балык, пюре белән котлетлар һәм башка күп нәрсәләр. Аз тозлы сельдь яки кызыл балык. Киптерелгән җиләк-җимеш, бал. Эчемлекләрдән минераль Су (газсыз), соклар, чәйләр.

Иртән сәхәргә нәрсә ашау кулайрак ?

Иртән сезнең гадәти рационга кергән һәр нәрсәне кабул итәргә мөмкин, майсыз плов, манты, пилмән, салатлар, дөге, солы, карабодай боткалары тәкъдим итәм. Соклар һәм компотлар иртә белән су белән кушып эчү яхшырак. Иң яхшысы - яшел чәй һәм су, каты булмаган кофе мөмкин. Газлы татлы суларны һәм энергетикларны эчмәгез.

Тиз әзерләнә торган ризыклар, токмачлар, кибет ярымфабрикатлары, чипсы, фастфуд ашарга киңәш итмим, чөнки аларда махсус аксымнар һәм углеводлар, күп тоз һәм натрий глутаматы бар, болар барысы да ризыкны тиз үзләштерүгә һәм 1-2 сәгатьтән соң сусау һәм ачлык хисен китерә, шулай ук организмга зыян китерә.

Рамазан бу ризыклардан бөтенләй баш тарту өчен бик яхшы сәбәп.

Ураза тотучыларга сезнең медицина күрсәтмәләре?

Ашау арасында су балансын тулыландыру бик мөһим, 2 литрга кадәр су эчәргә кирәк.

Билгеләнгән медицина препаратларын кабул итәргә онытмагыз, дәвалауны туктатмас өчен, көндезге даруларны төнге күчерү һәм дозалау турында табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Әгәр дә сездә кан басымы күтәрелсә яки кинәт үзегезне начар хис итсәгез, ашыгыч ярдәм чакырыгыз, басымны киметү һәм баш авырту өчен дарулар мускулга яки венага кертелә, уразаны бозмыйлар.

Кискен һәм кайбер хроник авырулар белән авыручыларга, шулай ук билгеле бер вакытта дарулар кабул итәргә кирәк булган кешеләргә ураза тоту киңәш ителми. Ураза тоту сәламәтлеккә зыян китерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International