«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды.
Чарада Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина, Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының баш табибы Алексей Алексеев һәм баш табибның балачак буенча урынбасары Рәмзия Фатыйхова катнашты.