Түбән Камада табиб-невролог Евгений Варламов вафат

2023 елның 24 марты, җомга

Табиб-невролог Евгений Анатольевич Варламов вафат. Соңгы елларда ул Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең 3нче поликлиникасының 3нче тар белгечләр бүлегендә эшләгән. Евгений Анатольевичка 65 яшь була, шуларның 42сен ул медицинага багышлаган.

Евгений Анатольевич бик игътибарлы һәм игелекле кеше, тәҗрибәле табиб иде. Түбән Кама хастаханәсе коллективы туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Хушлашу 26 март, якшәмбе көнне 9.00 сәгатьтә Кайманов урамы, 6 йорт адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International