Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнендә Түбән Кама медицина көллияте волонтер-медиклары җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белән берлектә «Ак ромашка» акциясендә катнаштылар.
Волонтер-медиклар Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләргә инфекцияне кисщтъ чаралары турында сөйләделәр. Туберкулез йоктырудан сәламәт яшәү рәвеше алып барып, тәмәке тартудан һәм алкогольдән баш тартып качарга мөмкин. Шулай ук шәхси гигиенаны үтәргә, ел саен диспансерлаштыру үтәргә, прививкалар буенча белгечнең киңәшләрен үтәргә, диагностик тест үткәрергә кирәк.