Түбән Кама муниципаль районына Яшел Үзәннән килгән делегация килде

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәгә эш визиты белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы, баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары, баш шәфкать туташы һәм башка вәкилләре килде.

Кунаклар өчен экскурсиянеТүбән Кама хастаханәсенең баш табибы Марс Мостафин үткәрде. Коллегалар ашыгыч медицина үзәген җентекләп карады, бердәм кабул итү бүлмәсендә, стационарда булдылар. Шулай ук Яшел Үзән коллегаларына капиталь ремонтланган 3нче дәвалау корпусын күрсәттеләр, биредә алар реанимация һәм гинекология бүлегендә булдылар. Шуннан соң делегация 2нче дәвалау корпусында булды, хәзер анда да капиталь ремонт бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International