Хәмер. Спиртлы эчемлекләргә ничек бирешмәскә?

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Алкоголизмны профилактикалау буенча бернинди чаралар да нәтиҗә бирмәячәк, әгәр кеше үз-үзенә теләмәсә. Менә эчү теләгеннән арынырга ярдәм итүче кайбер киңәшләр.

Өйдә спиртлы эчемлекләр тотмагыз.
Гаиләгез белән күбрәк вакыт булыгыз.
Иске эшне яңадан башлап җибәрегез, яисә ошаган яңасын табыгыз.
Хоббиларыгызга вакыт бүлеп куегыз.
Алкоголь белән проблема барлыгын таныгыз һәм кирәк булганда психолог хезмәтеннән файдаланыгыз.
Спорт һәм физкультура белән шөгыльләнегез.
Эчке конфликтлар өстендә эшләгез. Спиртлы эчемлекләргә зарарлы һәвәслек биологик түгел, ә психологик сәбәпләр нәтиҗәсе.
Характерыгызның уңай һәм тискәре сыйфатларын танып, үзегезне ничек бар шулай кабул итегез. Тискәре сыйфатларыгызны аңлап, сез шәхси сыйфатларыгызны яхшырту өчен үзегез өстендә эшли аласыз.
Борчылуыгызны бетерегез.
Тискәре мәгълүмат белән тапшыруларны карауны чикләгез.
Күңел ачу диапазонын киңәйтегез. Бу - тәм-томнар, күңелле музыка, кызыклы китап, күңелле сәяхәт, яхшы фильм карау, кемгәдер ярдәм итү, йорт хайваннары белән аралашу һ. б.
Күзаллавыгызны киңәйтегез. Кинога, театрларга, концертларга, музейларга йөрегез.
Тышкы кыяфәтегезгә игътибар итегез.
Әгәр дә сез эчке киеренкелек артуын сизсәгез, психологка, психотерапевтка яки башка белгечләргә мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International