Тәмәке теләсә нинди формада үлемгә китерергә мөмкин. Тәмәке тарту әйберләрендә, шул исәптән кальянда, 7000 дән артык химик матдәләр бар, шуларның ким дигәндә 250 матдәсе агулы яки канцероген тәэсире белән билгеле. Төтенсез тәмәке куллану сәламәтлекне начарлатырга, ә кайвакыт үлемгә китерергә мөмкин. Шулай ук икенчел тәмәке төтененең тәэсире сәламәтлек өчен зарарлы, шул исәптән фаталь нәтиҗәләргә дә китерә. Сәламәтлек өчен яңа тәмәке әйберләре дә зарарлы, чөнки аларның химик составы традицион тәмәке продукциясенә охшаш.
Тәмәке куллану кеше тәненең барлык органнарына да тискәре йогынты ясый. Түбәндә бу тәмәкенең сәламәтлеккә китергән нәтиҗәләренең кайберләре сурәтләнә.
Тәмәке куллануның төрле формалары китереп чыгарган авырулар
1. Инфаркт, инсульт һәм башка йөрәк-кан тамырлары авырулары
2.Авыз рагы һәм башка авыз авырулары
3. Тамак рагы
4.Ракның башка төрләре
5. Йөклелек вакытында тәмәке куллану һәм тәмәке төтененә тәэсире яралгының үлем куркынычын арттыра.
6. Бала карынындагы үсешнең тоткарлануы, туганда түбән тән авырлыгы һәм вакытыннан алда туу
Тәмәке төтене китергән авырулар
1. Үпкә рагы
2. Хроник обструктив үпкә авыруы
3.Астма
4.Туберкулез
5.Башка сулыш авырулары һәм үпкә функциясенең кимүе
6. Ир-атларда һәм хатын-кызларда репродуктив функциянең бозылуы
Шулай ук тәмәке төтене II типтагы диабет, деменция, импотенция, тумыштан килгән кимчелекләр, ишетү һәм күрү сәләтен югалту, ашказаны-эчәк авырулары, иммун системасының көчсезләнүе, сөяк тукымаларының көчсезләнүе һәм тире катламы авырулары китереп чыгарырга мөмкин.