Бүгенге онлайн-дәрестә хроник обструктив үпкә авыруы белән авыручылар өчен Сәламәтлек мәктәбендә табиб-пульмонолог, Казан дәүләт медицина университетының фтизиопульмонология кафедрасы укытучысы Рөстәм Шәйморатов ХОБЛ (хроник обструктив үпкә авыруы) үсеше куркыныч факторлары турында җентекләп сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, авыру үсешенең төп куркыныч факторларының берсе - актив һәм пассив тәмәке тарту процессында тәмәке төтенен сулау.