Әтнә район үзәк хастаханәсендә беренче лапароскопия операциясе узды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

2022 елда "Сәламәтлек саклау" милли проекты буенча Әтнә үзәк район хастаханәсенә шундый операцияләр үткәрергә мөмкинлек бирүче видеоэндоскопия системасы куелды.
Холецистэктомия, тиредә тишек ярдәмендә үт куыгын алу буенча мастер-классны үзәк район хастаханәсенең операцион бригадасы өчен табиб-хирург-эндоскопист, медицина фәннәре докторы, профессор Александр Николаевич Чугунов үткәрде.
"Операция уңышлы үтте. Хәзер пациент палатада һәм тиздән аны өйгә җибәрергә уйлыйбыз. Алга таба даими практикага холецистэктомия, аппендектомия, бүсер алуга лапароскопия операцияләрен кертәчәкбез", - ди Әтнә үзәк район хастаханәсенең баш табибы Эльдар Шәүкәт улы Яруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International