2023 елның 27-29 мартында Мәскәүдә академик В.И. Покровский исемендәге йогышлы авырулар буенча XV еллык Бөтенроссия конгрессы уза. Чарада Татарстан Республикасы исеменнән профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары чыгыш ясый.
COVID-19 белән авыручыларны дәвалауда моноклональ антитәнчекләр куллану тәҗрибәсе турында 14 нче бүлек мөдире Динә Семенова сөйләде.