Үзәк стадион манежында Казан шәһәре дәвалау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре Спартакиадасы ачылды. Спортчыларга сәламләү сүзе белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Ленар Гарипов һәм 2 тапкыр Европа чемпионы, 3 тапкыр Россия чемпионы, «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубының яшьләр командасы баш тренеры Инесса Коркмаз мөрәҗәгать итте.
Ярышлар ТР Медицина хезмәткәрләренең еллык республика спартакиадасы кысаларында сайлап алу этабы булачак.