Беренчел звеноны модернизацияләү: Саба районының Олы Арташ авылында ФАП бинасының каркасы монтажланган

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Саба районында Саба үзәк район хастаханәсенең яңа Олы Арташ фельдшер-акушерлык пункты каркасы әзер. Яңа ФАПны «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзиләр.

2023 елда Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча 25 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International