Бүген Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсе хезмәткәрләре хастаханә шәһәрчеге территориясен генераль җыештыруга керештеләр.
Барлык структур бүлекчәләр коллективлары себерке, тырмалар, капчыклар алып эшкә кереште.
Бөтен коллектив тырышлыгы белән хастаханә шәһәрчеге территориясе чиста һәм уңай! Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсе территориясендә бу генераль җыештыру соңгысы түгел. Хастаханә шәһәрчегенең чисталыгын барлык хезмәтләр контрольдә тота.