Быел, Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан, 5 апрельдән 7 апрельгә кадәр, Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлык (Росстандарт) һәм аңа буйсынган оешмалар чираттагы тапкыр «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» акция үткәрә.
Акция көннәрендә «ЦСМ Татарстан» ФБУ белгечләре гражданнарның көнкүреш кан басымы тонометрларының чыгарылыш параметрларын тикшерәчәк. Җиһазларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, метрологлар тонометр күрсәткечләре турында нәтиҗә генә түгел, ә төзексезлекне бетерү буенча киңәшләр дә бирәчәк.
Татарстан Республикасында акция үткәрү графигы:
|
№ п/п |
Город |
Место проведения |
Адрес места проведения |
Дата |
Часы приема |
Тел. |
|
1 |
Казан |
ФБУ «ЦСМ Татарстан» |
Казан, |
5, 6, 7 апрель 2023 ел |
9:00 – 17:00 |
(843) 233-18-02 |
|
2 |
Яр Чаллы |
«ЦСМ Татарстан» Чаллы филиалы |
Чаллы, Җиңүнең 40 еллыгы ур., 61 |
5 апрель 2023 ел |
9:00 – 17:00 |
(8552) 20-35-64 |
|
3 |
Әлмәт |
«ЦСМ Татарстан» Әлмәт филиалы |
Әлмәт, |
6 апрель 2023 ел |
9:00 – 17:00 |
(8553) 30-38-93 |
|
4 |
Түбән Кама |
«ЦСМ Татарстан» Түбән Кама филиалы |
Түбән Кама, Төзүчеләр проспекты, 38 |
7 апрель 2023 ел |
9:00 – 17:00 |
(8555) 32-05-12 |
|
5 |
Чистай |
«Чистай РҮХ» ДАССУ поликлиникасы |
Чистай, |
7 апрель 2023 ел |
9:00 – 17:00 |
(84342) 9-35-98 |