Табиблар пациентларга стрессның сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләделәр

2023 елның 31 марты, җомга

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге территориясендә артериаль гипертония белән авыручылар өчен Сәламәтлек мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Академик В.М. Бехтерев исемендәге РКПХ табиб-психиатры, Казан дәүләт медицина университетының психиатрия һәм медицина психологиясе кафедрасы аспиранты Вероника Коновалова стрессның сәламәтлеккә йогынтысы һәм үзен стресстан ничек яклау турында сөйләде.

Профилактика эшен оештыру өчен җаваплы Казан медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләре өчен семинарда медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының ФПК һәм ППС кардиология кафедрасы доценты Лариса Балеева һәм ТР ССМ РКПХнең амбулатор шартларда медицина ярдәме буенча баш табиб урынбасары Ленар Әхмәдуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International