Беренчел звеноны модернизацияләү: Арча районында яңа Чулпан ФАП каркасын күтәрделәр

2023 елның 31 марты, җомга

«Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының Чулпан авылында фельдшер - акушерлык пунктының модульле конструкциясен урнаштыру башланды.

Авылда халык саны 265 кеше тәшкил итә.
Төзелеш тәмамлангач, ФАП яңа җиһазлар белән комплектланачак.

Быел әлеге илкүләм проект буенча ТРда 25 яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Аларның өчесенең рамкалары әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International