Әлмәт районы Дербеден авылында ФАПка капиталь ремонт башланды

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

"Сәламәтлек саклау" милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт РҮХнең авыл структур бүлекчәләрен ремонтлау эшләре башланды.

2023 елда модернизация программасына Дербеден, Илтән-Бота, Кичү, Березовка, Борискино авыллары фельдшер-акушерлык пунктлары, шулай ук Елхово табиб амбулаториясе кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International