"Земский доктор" программасы буенча алынган акчалар табибка йортны төзеп бетерергә мөмкинлек бирәчәк

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Функциональ диагностика табибы Лилия Расих кызы Гидиатуллина "Земский доктор" программасындаа катнаша. 2023 елның гыйнварыннан ул авыл җирлегенә, Биектау үзәк район хастаханәсенә эшкә килә.

Пациентлар аның янына йөрәккә УЗИ, холтер мониторингы һәм кардиограмма нәтиҗәләрен белергә киләләр.
"Земский доктор" программасы «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проектының бер өлеше булып тора. Программада катнашучылар - табиблар 1-1,5 млн. сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү ала, урта медицина хезмәткәрләре - 500-750 мең сум ала.

Финанс ярдәме Биектау үзәк район хастаханәсе табибына йортны төзеп бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International