22-24 июньдә Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында дүртенче Евразия ортопедия форумы (ЕОФ) узачак — Евразиядә ортопедия, травматология һәм сәламәтлек саклау икътисады өлкәсендә иң зур вакыйга.
Форум БДБ илләреннән, Азия-Тын океан төбәгеннән, Көньяк Азиядән, Якын Көнчыгыштан, Европадан 7 700дән артык граждан һәм хәрби медицина белгечләрен җыячак.