Катнашучылар зачетны уңышлы тапшырдылар һәм беренче ярдәм күрсәтү нигезләре буенча курсларны тәмамлау турында сертификат алдылар.
Чаллы медицина көллияте директоры һәм проект кураторы Ирина Нургатина: "һәр кешенең тормышында табибка кадәр ярдәм күрсәтергә, йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрергә, кан китүне туктатырга, чит тәнне сулыш юлларыннан чыгарырга кирәк булган хәл килеп чыгарга мөмкин. Беренче ярдәм күрсәтүне дәреслек буенча өйрәнү мөмкин түгел, укучылар практикада күнекмәләрен өйрәнәләр. Ай башыннан икенче һәм өченче төркемнәрдә дәресләр башланды инде. Медицина көллияте укытучылары һәм «Волонтер-медиклар» отряды студентлары беренче танышу дәресен үткәрделәр."