1нче хирургия бүлегендә 1999 елда туган пациент дәвалана. Егетнең кулында электрон тәмәке шартлаган. Яшь егет башта нәрсә булганын аңламаган, аннары каты авырту сизгән, уч төбе януын күргән. Егет кулын салкын су салынган табакка тыгып, шул килеш ашыгыч ярдәм машинасында төнлә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә килгән. Авырту иртәнге якта гына туктаган.
Хирургия бүлегендә егетнең икенче дәрәҗә пешүе ачыкланган. Рентген ясаганнар. Бәхеткә, сөякләре сынмаган.
"Пациентның хәле канәгатьләнерлек. Без аңа некрэктомия ясадык, ягъни үле тире өлешләрен алдык. Хәзер күзәтәбез, кулын бәйләп торабыз. Кул ярасы төзәлә башлагач, без пациентны амбулатор дәвалауга чыгарачакбыз", - дип сөйләде хирург Роберт Вәлиев.
Егет үзен күпкә яхшырак хис итә. Ул электрон сигаретка бүтән кагылмаячагын әйткән. Егет тәмәке тартуны ташлау турында уйлана.