Аксубай районында йомгаклау медицина советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада "Аксубай РҮХ" ДАССУның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов һәм хастаханә хезмәткәрләре катнашты.
2022 елда учреждение эшенең нәтиҗәләре турында доклад белән Аксубай РҮХ баш табибы Марсель Ислямов чыгыш ясады. Доклад барышында эшчәнлекнең төп күрсәткечләре һәм нәтиҗәләре әйтелде, 2023 елга бурычлар куелды.
Очрашу алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.