Урыссу үзәк район хастаханәсендә милли проект буенча килгән яңа томографта биш йөздән артык тикшерү үткәрелгән

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

558 тикшерү (5 контраст белән) Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе белгечләре тарафыннан 2022 ел ахырында «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча килгән яңа компьютер томографында үткәрелгән.

Хастаханәнең җиһазлануын Ютазы районы кураторы Фәрит Нугаев, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина бәяләде. Кунакларга экскурсияне баш табиб Светлана Шакирова үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International