Яр Чаллының 1нче стоматология поликлиникасында коралларны контактсыз эшкәртү өчен яңа юу-дезинфекцияләү машинасы алынды.
Теш табибының коралларын җентекләп чистарту, дезинфекцияләү һәм стерильләштерү һәр пациентны кабул иткәннән соң авырулар һәм инфекцияләр таралуны булдырмау өчен бик мөһим.
Машина теш инструментларын, лаборатория пыяласын, анестезиологик кирәк-яракларны, каты эндоскопларны һәм хирургик инструментларны контактсыз юарга һәм дезинфекцияләргә билгеләнгән.