Бүген, 7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Аның быелгы шигаре " Сәламәтлек Һәркем өчен!" Бу сәламәт яшәү рәвешен башлау һәм начар гадәтләрдән баш тарту, күнегүләр ясау өчен яхшы сәбәп.
Бу көнне Зәй РҮХ медицина хезмәткәрләре коллектив иртәнге зарядка үткәрделәр һәм шуның белән шәһәр халкына Бөтендөнья сәламәтлек көне турында искә төшерделәр.