Бер сәгать дәвамында 20дән артык җирле халык кан басымын үлчәгән.
Акция барышында Халык участок шәфкать туташлары Надежда Шарашкина һәм Альбина Гыйльметдиновадан кан басымын үлчәү һәм контроль буенча тәкъдимнәр алды.
"Нормаль басым "120гә 80" чикләрендә булырга тиеш. Нормадан тайпылганда - табибка мөрәҗәгать итегез һәм билгеләнгән препаратларны регуляр рәвештә алыгыз;
- хәлегезне яхшырту өчен тәүлегенә 8-9 сәгать йоклагыз, көн саен ким дигәндә 40 минут саф һавада йөрегез, авыр ризыктан баш тартыгыз, тоз куллануны киметегез.
Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз", - диде район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре.