Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын һәм "Сәламәтлек саклау" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт РҮХнең ике фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт үткәрелә.
Березовка бистәсендә барлык эшләр дә тәмамланган инде: үзгәртеп планлаштыру, бизәү эшләре, санитар узеллар төзү, инженерлык челтәрләрен алыштыру. ФАПны ремонтлау тәмамлануы - бөтен торак пункт өчен мөһим вакыйга.
Кичү авылында фельдшер-акушерлык пунктының түбәсе 30% ка яңартылган, электрны алыштыру буенча эшләр 70% ка башкарылган. Хәзерге вакытта идәннәр демонтажлана, башка эшләр башкарыла.